Тарихи очерк “Ничек мин бабайларыбызның тормышын күз алдыма китерәм”.

 

 

Минем фикеремне аңлагыз!

 

Җаным, тәнем белән сизәм,

Бабайларыбызның сулышын.

Алар миңа сөйли бара,

Язам алар тормышын.

 

Ходай күрә, сез беләсез,

Мин башкарган хезмәтне.

Авылдашлар! Сез аңлагыз,

Мин әйтәчәк сүзләрне.

 

М.Максут.

 

 

 

Рәсемдә безнең иске зиратлар.Анда  1602 елдан алып 1720 еллага кадәр күмелгән авылыбызга нигез салган әби-бабайларыбыз, аларның балалары, оныклары, оныкларының балалары. Бу зиратлар, бабайларыбыз беренче  утырган җирләре ягалый, “билге” дигән урында.  Шул  урыннан башлана безнең дә язмышлар, диеп уйлыйм. Кем исендә саклый авылыбызга нигез салган бабайларны - ул дөрес уйда, кем сакламый-  бабайларның ул авылдашларга  рәнҗүләре мөмкин. Аларның исемнәрен генә түгел,  куйган хезмәтләрен онытмыйча, алар төзегән авылны да матур килеш тотыйк иде.

 

  Нинди уйлар уйладылар икән алар 400 ел элек, алдагы көннәренә карап? Аларның көнкүрешләрен мин мөмкин кадәр күз алдыма китереп, яздым.

 

Бу дөньяда бер әйбер дә, шулай ук гомерләребез дә мәңгелек түгел. Авылларның да, бар күрәсен, үз гомерләре. Ул 400-500 елга тиң. Кайчак булса да, авылыбызда калмас  яшәүчеләр, чөнки барыбызда шәһәргә китеп беттек. Шул шәһәрдән, авылга вакытлыча кайтучы гына булсада,  ахыр кеше,  иске һәм яңа зиратларның чисталыгы турында уйларга тиеш.

 

 

Бу  «Тарихи очеркта» авылыбызга нигез салган татарларның тирә-яктагы төрле татар авыллары татарлары белән бәйләнеше дә күрсәтелә. Аларның язмышлары бер үк, дисәм дә ярый.

 

Дөресе,очекны укыр алныннан, укырга кирәк авылыбыз тарихын(рус телендә булсада). Шунда тулысынча аңышыла мин әйтәчәк сүзләр.

 

1.  Бекеш Розбахтеев – авылыбызга нигез салган 30 хезмәтчел татарларның башлыгы. 

          Акмай – Бекешнең улы.

2. Уразай Розбахтеев –   Бекешнең браты.  Айтуган -Уразайның улы.

3. Бекбулат Шоба – авылызга нигез салучы.Аның исеменнән чыгып авылыбызга Шөбиле 

             исеме бирелгән.                            

4. Ижбулат Битеев и  Аликай Тинеев – хезмәтчел татарлар.

5. Семакай Кучкаев һәм Айбулат Бейбулатов- Кочко-Пожар авылына нигез салган хезмәтчел татарлар.

 

 

Абыскай(абскай) – мулла гаиләсенән чыккан кешеләргә элек әйтә булганнар.

Аскай- гади гаиләдән чыккан ир кешегә.

“Асы”- бик зур төркем булган төркиләрнең бер өлеше шундый общий исем йөреткән. Безнең як татарларда, бигрәк Шөбиле авылында ир кешегә “аскай” диеп бик еш, сирәк кенә “абзекай” диеп  эндәшәләр.Шулай ук, электән элек, исемнәр кыскартылып “ай”һәм “әй”окончниелары белән тямамлана.

 

Кайбер даталар һәм вакыйгаләр  алынды тарихчыларыбыз Орлов А.М., Сенюткин С.Б., Сенюткина О.Н., Мурад Аджи язмаларыннан.

 

 

 

   Безнең Шөбиле авылыбызга нигез салган бабаларыбыз иң элек,  16 нчы гасырның азагында һәм 17 гасырның башында килеп утырганнар “билге ”дигән  урынга. Берничә ел яшәп, төшкәннәр Пиана елгасы яныны. Берничә дистә кешеләре күмелгән  беренче итеп урнашкан урыннары ягалый. Без аны  хәзер “мазарлар өсте” диеп йөретәбез. 1720 елларда гына  яңа зиратлар ачылган. Анда беренче булып, Бекеш Розбахтеев нәселеннән булган, Сулейман исемле авылдашыбыз күмелгән.

 

 

Ничек мин бабайларыбызның тормышын күз алдыма китерәм.

 

Килеп урнашканнан соң, 10 ел күзгә күренми, авырлыкларда, тынычсызлыкларда үтеп китте. Яңа өйләр эшләнә торды. Балалар туды.Тирә-яктагы татар авыллары белән танышып җиттеләр. Анда кунаклый да булдылар. Бәйләнешләр артканнан арта барды.

 

       1611ел. Жәй ае. Жомга көн.Уразай һәм Бекеш Разбахтеевлар барча авылдашлары белән  үзләренең арасыннан ике  авылдашын, Ижбулат Битеевны һәм Аликай Тинеевны, озаталар хезмәткә, ерак  кырга (степь) караучы итеп.  Алар бара ике атна буена, Алатырь ягына, хәрби бурычларын үтәргә. Шулай һәр ике атна саен алар бер-берсен алмаштырып торалар.

Озату бетү белән, бүгенге  хезмэт кабул түгел  диеп,  төрлесе төрле  уйга чумдылар да, сибелештеләр.

 

    Уразай үз баласы Айтуганны кычкырып алды да:

- Әйдә, улым, утыр  ат өстенә, барып кайтыйк «билге» янындагы каберлекләргә.

- Да, әтекәй, син миңа ошандырган идең.

 

     Юлда барганда Айтуган  кызыксынып сорады:

-Әтекәй! Кая киттеләр Ижбулатка аскай белән Аликай аскай?

- Алар киттеләр ерак кырга, безне сакларга нугай татарларыннан, башка дошманнардан. Кайсылары кинәттен килеп, безне һәм башка авылларда яшәүчеләрне  тармар итеп, әсиргә төшереп, үз якларына алап китүләре булмасын диеп.  Безгә рус патшасы бирде бу жирләрне мәңге итеп биләргә. Тик без тиеш,  бездән бераз көнбатышта булган рус һәм  мондагы мордва халыкларын сакларга. Икешәр кеше һәр авылдан шулай чакырыла да, жибәрелә моннан ерак кырга.

-Әтекәй, ә нигә сез дөрес исемнәре белән әйтмисез? Ижбулатка аскайнын исеме бит  дөресе Ижбулат диелә, ә Аликайныкы - Али. Ә синең үзеннең исемең дә бит дөресе Ураз. Миңа моны Бекбулат аскай әйтте.

- Да, исемем  шулай. Без барыбызда якын туган - кардәшләр, бер-беребезне хөрмәтлибез, якын күрәбез. Бер-беребез өчен сугыш кырында  үлемгә дә керәбез. Сез дә шундый булып яшәгез киләчәктә. Туганны –туган итеп, дусны – дус итеп.Зур үскәч, син боларны аңыша төшәрсең.

- Ә ник минем исемем Айтуган?

-Син, балам,  күктә Яңа ай туганда тудың, шуна курә. Безнен халык электән-элек исемнәрне шулай гына итеп кушмаган, ә бәйләгәннәр ниндидер бер үзенең  якын яисә ерак туганына, дустына, авылдашына, яисә ниндидер вакыйгагә туры китереп. Минем әтием дә, бабакаем да    дини кешеләр булганнар. Ураза сүзен ишеткәнен синең  бар инде?

- Ничек булмасын, күптән түгел ураза аебыз иде.

- Шулай ук мөмкин шулсы да. Безнен якларда- Кадом, Касимов, Темников, элек Сараклыч дигән шәһәрләрдә,  мишәр халкында күп Ураз исемле батырлар булган. Мәсәлән, моннан ерак түгел, Касимов татарларының ханы Ураз-Мухаммед, ул хәзер дә исән-сау. Яисә алыйк кнәзь Ураз мурза Кулунчак улын, Темников шәһәреннән. Бэлкем шуннан чыгыптыр.

- Бекеш абыйның ник алай исеме?.

- Анысын дөрес әйтелмим. Тик беләм, «бекеш» дигән сүз аңлатыра «белемле, язучы» дигән мәгънәне. Тормыш көнендә ул язучы-укытычыбыз гына тугел. Кара син аның киң жилкәләрен , көчле кулларын. Төнәгесе көнне без күпләребез зур агачлар кистек өйләр эшләр өчен. Бернигә карамастан, ул барсыннанда күбрәк көч куйды. Эшнең жаен белә. Шул авыр хезмәттә җинеллекләр уйлап таба. Ару-талуны белми ул. Әзер һәркайсыбыз өчен утка, суга керергә.

 

     Бераз баргач, Уразай тынлыкны тагын бозды да, башлап жибәрде:

-Исемнәргә килсәк, Айтуган, әнә урман ягында, көнбатышта, безнен кебек үк татарлар, камкалылар яши. Аларда да безнең кебек исемнәр. Мәсәлен, безнең арабызда, төрле авылларда  күп егетләр Уразбах исемле. Минем әтиемдә шундый исемле булган. Камкалыларның да   олылары Розбахта Телевлев, Богдан Розбахтеев. Шулай ук башка охшаш исемнәр дә күп.  Ә менә авылның көнчыгыш ягында, Кучкай мурза егетләре яши. Анда да бар Айбулат, Семакай исемлеләр. Без үз ара алар белән дус торабыз. Әнә..... бүген аскайларың киттелэр ике атна буена ерак кырга. Анда инде вакыт бар дусланырга, сөйләшергә бар нәрсәләр турында: кем каян, нишләгән, нинди вакыйгалэр һәм батырлар бар безнең халыкларда.

- Алай булса, без туганнармы?

- Бик якын туганнар булмасакта, төпләребез бер. Якын кардәшләр…..Якыннар без алар белән, якыннар,- диде дә Уразай, атыннан  төште, берничә вакыттан соң, тирәдәге бар табигатьне кулы белән Айтуганга  күрсәтеп, сөйләп жибэрде:

- Менә, кара, улым, тирә якка! Нинди матур, гүзәл бу яклар. Урман, болын, кырлар, кара туфрак, Пиана елгасы. Бу урын безнен еракта калган туган ягыбызны куз алдына китерергә мәҗбүр итә. Анда да  шундый табигать иде, елга да бар иде, урман да. Юкка гына безгә «мишәрләр», «урман кешеләре» диеп әйтмиләр. Әйтәсе килә сиңа, менә шул матур табигатьне,  дөньяны дөрес аңлап яшәгән кеше генә бәхетле  була ала. Икенчесен әйтермен алда, каберләр янында.

 

 

     Жомга көн булганлыктан, Уразайнын  кайтып намаз укыйсы да бар иде. Шунлыктан атының йөгерү тизлеген арттырды.  Каберлекләргә барып житкәч, Айтуганга  эндәшеп:

-  Менә, улым, бу берничә кабер була безнең кардәшләребезнеке. Шоба кушаматлы, Бекбулат аскаң берничә ел бездән элегерәк килеп урнашкан бу якларга үзенең иптәшләре белән. Алар арасыннан кайсылары үлгәннәр инде. Семакай аскаеңда аның якын дусты була. Аның ягыннан да үлгәннәр бар..... Без рус патшасына вәгъдә бирдек хәрби хезмәт итәргә.Барыбызда фамилияларыбызны күрсәтеп, списокны да язып бирдек. Ул списокка Семак аскаеңда күрсәтелгән. Тик аның  буйсынгысы келәми рус указларына. Ул әйтә: «Мин ди бар нәрсәдән азат кеше. Үз ихтиярым. Нәрсэ телим , шуны эш итәм», -ди.. Бу турыда карашлар булырга тиеш югары уезд воеводалары белән. Ярый, улсы соңыннан инде…. Менә бу каберләрне син беркайчанда, улым, онытма. Мин булмагачта кил шушында. Бу кешеләр, бәлкем, безнең өчен дә вафат булганнар. .....Без- моселманнар, улым. Без шиксез тиеш ошанырга Ходайга. Анардан сорыйбыз  шул вафат булган иптәшләребезгә, катем укып,  Жәннәттә булуларын.

 

- Ә  нәрсә ул Жәннәт?

- Жэннәт- ул Ходайнын иң матур, иң гүзәл бакчасы.

-  Биредә яткан аскайлар Җәннәттәме?

- Алар анда булсын өчен, без атнага бер тапкыры шунда килеп, яисэ өйдә, катемнар укырга тиешбез.

- Э нәк ул бакчалар бу дөньяда юк?

- Бар, улым, бар. Тик аны күрә белергә генә кирәк.

 

      Уразай башыннан үткән сонгы авыр елларны, ачлыкны, югалтуларны, күз алдына китереп, авыр гына сулап куйды да, тагын сөйләп китте:

әлкем бер көн житәр, дөньялар башка булыр. Тормыш жиңеләер, ачлык булмас. Менә сонгы 1601-1603 елларда шундый ачлык иде тирә якта, күп кешеләр үлделәр, сырхауладыларир өсте сап-сары иде. Башка авылларда, ата-аналар үзләренең  үлгән баласын, гаиләсе ачка үлмәсен диеп, нафка итеп кулланганнар...... Беләм,   синең яшендә, бу сүзләр синең өчен авыр. Бәлкем вакыты да түгел сиңа сөйләргә хәзер, син яшь. Тик дөнья шундый, төрле хәлләр булуы мөмкин. Безнең яклар тынычсыз әлдә.  Әйтәм сиңа:  һәр адәмнең үз туган җире каршында, әби-бабалары , туганнары, авылдашлары каршында бурычы бар. Ә балалары каршында бүгенгесе көнне һәр ата үзенең баласына өч төрле белем бирергә тиеш: беренчесе- ат өстендә төз йөрү, икенчесе-төз уктан ату, өченчесе- турылыклы булу.  Ничек кенә булса да, нинди тормыш авыр  булса да, син авырлыклардан курыкма. Булсаң - бул батыр. Без авырлыклардан курыкмыйча бу жирләргә килдек. Бәлкем шул ачлык еллар да безне хәрәкәткә китерде, өндәде. Син тырыш дөреслекле булып,  барча булган мәетләребезне онытмыйча,  аларга догалар укып, киләчәктә яшәргә. Безнең монда, каберлекләргә ник килүебезне анладыңмы, улым? Мин тыныч булыйм, мин бу дөньяда булмагач, син балаларыңа да шул сүзләрне әйт.

- Да, әтекәй, мин онытмам бу жирне. Һәр атна килермен монда, каберләрне дә матур килеш тотармын. Әйтелгән сүзләреңне дә онытмам.

- Адәм, үзенә  авыр вакытта, үзенең әби-бабалары каберенә барып киңәшә. Безнең әби-бабай каберләре еракта калдылар. Моннан якын каберләр юк безнең.......Ярый, кайтабыз. Миңа намазга кирәк өлгерергә.

 

     Ат өстенә утыргач, кыска гына вакыт Айтуган ниндидер тирән уйларга батып, сүз дәшми барды.  Минем уйлавым буенча, ул 7 яшьлек бала гына  булсада, ачлык елларында ничек ата-аналар үзләренең үлгән балаларын ашамлык итеп куллануларын, үзечә аңлап, тагын бер кат күз алдына китергәндер.

 

       Тау башына җитү белән, авыл ягына Айтуган карап:

- Әтекәй! Ә безнең авылның көнбатыш ягында нинди каберлекләр?

- Алар, безнең яндагы, күреш  мокшы халкы каберлекләре. Ул авылның халкы үлеп азайган. Аларга да  ачлык еллары авырлыклары тигән күрәсен. Азау калганнар инде. Әле менә бездә инде алар жиренә бераз хыянәт итәбез кебек. Ә-ә-нә, теге урманнарда аларның бал жыя торган  морталары.  Алар да ауга йөри, бездә.Ә безгә рус патшасы исеменннән рөхсәт ителде урманнан агачлар  кисәргә өйләр эшләр өчен. Безнең шундый хәрәкәтебезне алар яратмый. Безнең атларыбыз да бар, күрәсен.... нинди кылычларыбыз бар. Мокшыларга караганда без батыр халык. Алар бездән куркалар. Алар күреп торалар, нинди  бездә чын бердәмлек. Бар авырлыкларны бергә кичәбез. Бездә юк өстенлек бер-беребездән.Бер-беребезнекен урлашмыйбыз, талашмыйбыз. Мәсәлән, Бекеш абыскаеңда, яшь булган  Мирас белән бер тигез хокукта.

- Без дә зур үскәч шундый булырбыз.

-Ходай кушса диген.... өч тапкыры әйт.

- Ходай кушсын, әтекәй, Ходай кушсын..Ходай кушсын… Әтекәй! Ул каберлекләр янында елга бар. Шундый ук елга авылның көнчыгыш ягында. Ничек алар барлыкка килгәннәр.

- Аларнымы?  Рус патшасы исеменнән безгә җирләр бирелгәч, кирәк иде җирләребезгә чикләр куярга. Мокшылар белән чикләшкән яктагысын алар казыдылар. Вакыт үткәч, без аны Хуҗа елгасы диеп исем бирдек. Ә көнчыгыш яктагы чиктә елганы безнең егетләр казыдылар. Аны Уразай елгасы диябез. Алар хәзер тирән булдылар инде, күп сулар агу тарафлый.

 

 

     Уразай һәм Айтуган авылга якынайдылар. Алар ат өстеннэн төштеләр, жәяүләп атлап киттеләр. Уразай туктады да, малаена карап:

-Беләсен, балам, Айтуган!? Бу дөньяда бәхетле, дөрес тормыш торыйм дисәң, син үз авылдашларың өчен ярдәмле, ачык, алдамас, турылыклы, аларны  дошманнардан сакларга, хәттә гомереңне дә җәлләргә  тиеш түгел. Безнен барча тапканнарбыз тигез бүленә. Минем бүген сөйләген сүзләремне  барсында исеңдә тот. Бүгенгесе, безнең барыбызда шулай уйлый. Киләчәктә шулай уйларлармы, белмим. Шулай, мин әйткәнчә яшәмәсәләр, авылда үз ара бердәмлек булмас. Барда үзе өчен генә торса, безнен хезмәтләр барда юкка чыгар. Безнен каберләребезне дә дошманнар  тармар итеп ташларлар. Безгә  бер рәт катем  укычы да  булмас. Гонахтан курыкмасалар, аны белеп торып кылсалар, Җәннәткә кермәсләр.Аларның урыннары тамыкта булыр.

- Э нәрсә ул тамык?

- Дөрес яшәмәгәннәргә, Ходайга ошанмаганнарга, анардан курыкмаганнарга, алдаучыларга, орлаучыларга, кешегә зиян китергәннәргә, Ходай аларны кызган утта яндырыр.

   Айтуган  тагын уйга чумды. Әтекәедә берни әйтми килде. Ул  баласына мөмкинлек бирде, тагын Айтуган  бер тапкыры үз алдына  уйласын иде хәзер сөйләнгән сүзләрне һәм исендә ныграк калдырсын дигән булып.

 

    - Да, Айтуган, әгәр исемнәр турында беләсең килсә, сораш Бекеш абыскаеңнан, ул укымышлы кеше, күп белә. Мәсәлән, эйтеп бирергә хәленнән килә: күп елгаларның, тауларның, шәһәрләрнең исемнәрен.

 

       Уразай һәм Айтуган өйгә кайтып життеләр. Бекеш аларны каршы алып, Уразайга эндәште:

- Уразай туган, син юк вакытны, безгә килеп киттеләр Кучкай мурза егетлэре. Алар килгәннэр хәбәр белән....  иртәгә Камка авылында  жыелыш була. Анда , Алатор һәм Арзамас воеводалары булыр.

- Ярый, яхшы. Кая Бекбулат?

- Ул китте болыннарга, урманнарга күз төшерергә. Кыш якыная, кирәк житәслек ашамлык, якмыш әзерләргә. Әйтик башкаларга да, иртәгәсе көнне  әзер булсыннар.  Мин, яисә син  Бекеш, Бекбулат белән  барырсыз Камкага. Йә, ни әйтер Бекбулат үзе.Аннары, намаз узгач, вакытың булса, сөйлә балаларга бераз елгалар һәм шәһәрләр  турында, син күбрәк беләсен.

- Ярый, намаздан соң  жыелсыннар барсыда. Сөйләрмен.

 

     Шул вакыт Бекбулат Шоба белән Исен Богдав кайттылар. Аларны Уразай һәм Бекеш күреп алдылар да,  акрын гына алар ягына атлап, аларга таба  юнәлделәр.  Берәр сүз кушышып, хәлләрне белешкәч, намазга әзерләнергә керештеләр.

 

     Намазны укыгач, алдагы булган проблемаларны:  өйләр санын арттыру өчен урманнан бура агачлары әзерләү, якмыш, печән һәм башка шундый проблемаларны жыйнаулап тикшерделәр. Бекбулат бу якларны аз гына булсада, күбрәк белә иде. Иртәгесе көнне,  Камкада очрашуга, Бекбулат белән Бекеш баруын билгеләделәр.

    Бу вакытта, балалар җыелып, көтеп торалар иде инде Бекеш абскайларын. Шул чакта, Айтуган браты Акмайга, бүген әтекәе белән кая барганын, нәрсәләр күргәнен, һәм дә нәрсә аның исеме аңыштыра икәнлеген сөйләп бирде. Акмай да кызыксынып,   үзенең исеме турында әтекәе Бекештан сорарга булды.

  Ирләр җыелышы таралгач, Бекеш  баларның яннарына  килеп:

-Утырыгыз ! Сорагыз, нәрсә беләсегез килә?

- Сөйләгез, абыскай, елгалар һәм шәһәрләр турында,- диде Айтуган.

-  Фикердә күп уйлар. Бер сөйләүдә барысын әйтеп бетереп булмый  инде. Мин тотыныр(башлар) идем  матур, ямьле Алтай жиреннән. Ул ә-ә-нә... кояш чыккан якта. Моннан ерак. Безнең борынгы төрки бабаларыбыз ул жирләрдән килгәннәр бу якларга.Кыскасы эйткәндә, безнең борынгы  әби-бабаларыбыз   кыпчак далаларының күп жирләрендә булганнар. Алар төрле елгалар янында урнашканнар. Күп шәһәрләр төзегәннәр. Тик хәзер күбесе алар русча әйтелә, чөнки заманнар үзгәреп, руслар күп җирләрне  яулап алганнар. Үз кешеләрен анда урнаштырганнар.  Мәсәлән, беренче шәһәрләре булган  Беренчесе(Биринчи) исемле. Хәзер ул Брянск диеп атала. Тулу шәһәре-Тула. Ул шәһәргә яктан килгән кешеләрне җибәрми булганнар, чөнки анда төркиләрнең яшерентен тимер белән эш итү хезмәте булган. Кипензай- хәзер Пенза була инде, Курсык-Курск, Бештау Кавказда- Пятигорск, Бурунинеж –Воронеж, Төмән- Тюмень, Коломны-Коломна, Киев – Кияув(киявем) булуы мөмкин,  Кадом – кодам шәһәре. Шулай ук башкалар, күп алар. Бабайларның  җирләреннән төрле елгалар ага булган. Мәсәлән, хәзерге Енисей-  элек Ана-сай(Ана-су)  диелгән, Обь – абэ ( әби) елга, (бабушка река),  Иртыш- эр+ тыш (мужчина река), Дон- Тын исемендә, Днестр- Тыныч тор, Лена- Илин.  Ә хәзерге, бездән ерак булмаган Ока (Ага, олы абзый) исемле елгага безнең мишәр халкы исем биргән. Шундый исемле елга тагын да бар Себер ягында,  Ангара елгасының бер култыгы була ул.  Ә Ангара ул Ыңгыр(Ангыр) елгасы. Байкал, безнеңчә дөресе була Байкүл. Шул Ангара тотыны агарга Байкүл  күленнән. Күбесенчә, елгалар бит  ага диңгез һәм океаннарга, ә Ангара елгасы  киресенчә- зур күлдән башлана, Байкүлдән.

 

-  Бекеш абыскай, ә безнең Пиана нәрсә аңыштыра.?

 -Ул турыда каянда ишеткәнем дә һәм укыганым да юк. Үзем уйлавым буенча, шулай диеп уйлыйм: һәр бала анадан туа чиста-көмеш кебек, үзен җиңел сизә шул чакта.   Төнә җомга кич иде, сез барыгыз да мунчада идегез, чистардыгыз, үзегезне җиңел итеп сизгәнсездер. Да, “мунча” диеп әйтә болгар, казан  халкы. Кайчандыр безнең бабайлар әйтә булганнар мунчага  бай-ана диеп. Хәзер руслар аны әйләндерделәр “баня” сүзенә. Ярый, төп фикерем шул :  Пиана суында юынгач һәр адәм анадан туган кебек була. Елгабыз да “бай анага” охшаган. Анадан туу һәм елгабыздан чиста булып чыгу бер мәгънәдә. Пиана елгага да әйткәннәр бай ана диеп. Вакыт үтеп, Пайана, аннан, күрәсен, Пыяна яисә Пиана. Руслар хәзер әйтә Пьяна диеп. Шулай диеп мин  уйлыйм...Ул гына да түгел, шул елга бит безне тук та итә. Анда төрле балык бар......Шул хәлләр, балалар. Ярый, бүгенгесе җитәр инде, кызыксынсагыз, сөйләрмен алда. Минем дә бар теләгем, сез дә шундый белемле булып үсегез иде.

 

  Шуннан соң зурларның да, балаларның  күпләре  җәйнең җылы кичке көнендә рәхәтләнеп үз көннәрен уздырдылар. Кояш та  югалды офыкта  күк йөзенә кызыл нурларын сибеп.

Бекбулат белән Бекеш иртәгәсе көннең планнарын тагын бер кат киңәшеп, аерылыштылар.

Төнге күк йөзе тулы йолдызлар белән иде. Иртәгәсе көн, бүгенге кебек, җылы, явымсыз булуын ошындырды.

 

   Иртә тору белән, Бекбулат һәм Бекеш үзләренең матур, күренекле киемнәр киделәр.  Атларына яңа тезгеннәр кидерделәр. Тезгеннәрдә зур булмаган   ике пластина  һәм берничә төсле ташлардан бизәлгән нәрсәләр күренеп тора иде.

Кучкай егетләре дә   вакытын да  килеп җиттеләр:

 - Ассәләмәгаләйкум,- диеп, беренче булып, атларыннан төшеп,  бергәләшеп исеннәштеләр.

-Алейкум сәлам,- диеп сәлам алдылар. 

     Хәлләрне бераз белешкәч,җынауналашып Камка ягына таба юнәлделәр.  Бераз баргач, кучкай егете Айбулат Бейбулатов тирә яктагы юлларга карап:

-          Да, соңгы елларда бу юллар күп тапталды инде. Безгә кадәр юк иде шундый  ат һәм  арба тәгәрмәченнән  салынган киң юллар.

-          Да, юлларыбыз такыр була бара,- диеп, Кучкай егетен Бекбулат хуплады.

 

     Авылны чыккач, юлларына очраган өч мокшы кешесенә карап, Бекбулат:

-Менә бу халык та безгә бераз, безне яратмый карыйлар,- диде.

- Шулайга- шулай. Тик без аларны да саклыйбыз бит,- диеп җавап бирде Бекеш.

 

Сөйләшүне кирәкле юнәлештә алып барыйк диеп, Семакай Кучкаев сорады:

-          Бекбулат! Мондый җыелышлар булгалый иде инде. Бу юлы ни тарафлый очрашуыбыз икән воеводалар белән?

 

             Бекбулат бу турыда үзе дә инде уйланган иде, шуңа күрә, бу сорауга җәвап бирү аңа кыен булмады:

-  Хәзер дөньялар тыныч түгел әлдә. Рус хөкемәтендә бик  күп зур үзгәрешләр бара. Бик чуалган вакыт Мәскәүдә үзендә, күп ханлыкларда. Смута вакыты. Шул вакыт белән төрле ханлыклар  кулланалар Рус хөкемәтен  тармар итәргә. Мәскәү боярлары арасында да  юк бердәмлек. Төрле халыклар да инде авыр тормыштан түзмичә, төрле каршылыклар белән күтәрелеп чыгалар. Мәсәлән, ишеттем, ничә тапкыры инде Лжедмитрий дигән кешеләр смута ясап, восстание күтәргәннәр. Гади халык белми дөресен, кем хәзер русларның башлыгы, кемне якларга, кем өчен сугышырга.

 

- Да, Бекбулат, вакытлар авыр, бутылган. Безгә барыбызгада бер-беребезне саклап, бу авыр вакытны уздырырга Ходай язсын, -сөйләп китте Кучкай егете, - бүгенге очрашуда шул мәсьәлә генә инде булмас,берәү башка сораулар булуы мөмкин. Чөнки мин ишеттем,  безнең воеводаларга, югары губерния воеводаларыннан бирелгән әмер (приказ) килгән: тирә- яктагы районнарда барлык булган хәрби хезмәтчел татарларның санын арттырырга, списокларны караштырырга(сверять), дисциплинага тарту  мәсьәләләре куелган дигәнне.  Шуннан чыгып, Арзамас воеводасы бу якларны караштырып узган. Тик безнең “Йортларга” ул эләкмәгән. Шунлыктан,  бу як  татарларны, барыбыз өчен җыелырга  уңайлы булган урын, Камка авылында, җыелышны  дөрес урын диеп билгеләгәндер.

 

Атлылар ярты юлга җитә яздылар инде.

 

- Да, соңгы елларны алсак,- диеп, Бекбулат тагын башлап җибәрде,- нинди генә төрле сугышлар булмады. Бигрәк тә зур күләмдә булган, 1606-1607 елларда, авырлыкларга түзмичә күтәрелгән крестьяннар восстаниесы. Халык белемле түгел инде, бар үзгәрешләрне һәм яңалыкларны белеп, ишетеп өлгерәлми.  Әйтелде бит инде, узган ачлык еллардан соң Хлопка дигән җитәкчелектә, Лжедимитрий I, ә  1606 елда   Дон елгасы якларыннан  казак  Иван Болота(Болотников) восстаниеләре Рус хөкемәтендә  бердәмлек юк икәнлеген тагын да ачыклады.  Ярый әле, без турыдан туры ул сугышларда катнашмадык. Ә  безнең тирә- яктагыларга ул бит  тиеп узды. Бездән ерак түгел Алатырь һәм Түбән Новгород  якларында тыныч түгел иде. Без дә бит шул арага, ситуацияне аңышмый чыбалырга мөмкин идек. Воеводалар безнең Рус патшасына  вәгъдә биргәнебезгә бәлки шиклеләрдер. Шул мәсьәләләр  тагын бер тапкыры  бүгенге очрашуда ачыкланыр күрәсен.

 

       Шулай сөйләшә-сөйләшә, Камка авылына да  килеп җиттеләр. Юнәлделәр, кешеләр һәм атлар җыелышкан бер өй янына. Бекбулат Шобага  һәм Кучкаев Семакайга бу урыннар таныш иде инде. Барчасы да  үзара  исәнләшеп, воеводаның килгәнен көткәнче, сораштылар төрле авыллардагы хәлләрне. Воеводадан  булдылар сорарга кирәкле ярдәм, җитешмәгән затларны.

 

           Озак үтмәде Арзамас воеводасы  килде шул танулы  өй янына, русча исенләшеп, билгеләде җыелышу урынын- урамга.

 Дөрестән дә, сүзенең башында ук ул сөйләп китте Рус хөкемәтендәге һәм  бу яклардагы ситуацияны.Аннары сорашты авыллардагы булган яңалыкларны. Хезмәтчел

кешеләр арасында дисциплина  нинди хәлдә булуын. Аларның үз бурычларын тулысынча үтәүләрен.  Шулай ук төп мәсьәлә итеп, сөйләп китте:

- Безнең, ерак кырдагы сакчыларыбызның әйтүе буенча, Алатырь якларында  нугай татарларының хәрәкәте артканын ишеттек. Билгеле инде, алар электә бу якларга кадәр үз мал-туарлары белән, көтүләре белән киләләр иде. Монда яшеллек һәм  азык күп . Соңгы корылык еллардан соң аларның көтүләре кимеде. Алар мәҗбүр булганнар сатарга да, алмаш итәргә дә. Күп өлеше  үлгәннәр дә. Ә хәзер тагын туарлары арткан, аларга кирәк тагын өстәмә җирләр. Шуннан чыгып, аларның тиздән безнең якларга килүе ихтимал. Шуның өчен әмер (приказ) бирәм:

1. Барлык хезмәтчел татарларны исәпкә алу списогын безгә язып бирергә.

2. Беркем дә үзенең хезмәтеннән баш тартмаска тиеш.

3. Ерак кырда (степь) хезмәттәге татарлар  үзләренең игътибарларын  тагында арттырырга тиешләр.

4. Биредәге, авыллардагы татарлар, әгәр тынычсызлык хәбәре килә калса, тиз арада безгә, уездга,тиешләр хәбәр итәргә. Шуның өчен, зур агачлар, яисә биек тау битләрендә булган  факелларны  кабызып  җибәрер өчен бөтен  әзерлек  булырга тиеш.

 

5. Үткән, 1606-1607 елларда булган, Рус хөкемәтенә каршы  восстаниеләрдә катнашкан кешеләр барда җәза күрделәр. Алар арасында төрле халыклар бар иде, безнең яктагылар да. Шуннан чыгып, басым ясап әйтәм, биргән вәгъдәләрегезне бозмагыз. Без дә шикле булмыйк.

6. Шулай ук үз авылдашларыгызны саклап калу өчен, алдан ук яшеренер өчен, урыннар әзерләп куярга тиешсез.

7. Коралларыгыз да әзер булсын,- диеп, воевода бетерде үзенең әйтәчәк эмерләрен.

Аннары чын күңел биреп  сорашты  авыллардагы булган проблемаларны. Шуларның арасыннан: өйләр төзү, материаллар, азыклык һәм башка эшләрне. Киләсе очрашу турында  хәбәр итүен.

Сораулар булмагач, саубуллашып  таралыштылар.

 

 

     Кайтканда, юлда һәм дә  авылга килгәч тә, үз ара бу темалар буенча тагын бер тапкыры киңәшүләр булды.

 

------------------

 

    Малайлар шунда йөгереп, уйнап торганда,  Акмай әтекәе Бекешны күреп алды да , йөгереп барып, муенына асылды. Әтисе анарга ат тезгенен тоттырды да :

-          Мә, улым,  ит Юлдашны син,- диде.

-          Әтекәй, ник син шулай атка кушамат куштың?

-          Чөнки, мин кая барсам да, ул минем юлдашым, ошанычлы дустым.....Акмай! Атларыбыз ерак юлдан килделәр. Чакыр Айтуганны, ул да алсын әтекәенең атын, чакыр башка малайларны да, җыйнаулап, атларны су коендырыгыз, су эчерегез, - диде Бекеш. 

 

Балалар  тиз арада җыелышып,  бу эшне шатланып, башкарырга  киттеләр. Су эчергәннән соң, үзләре дә коендылар. Айтуган тезгендәге, зур булмаган  пластинкага карап, ике ниндидер хәрефне күрде. Тик, ул хәрефләр нәрсә аңлатасын белми калды. Акмайның атында да шундый билгеләр бар иде. Алар икеседә булдылар сорашырга әтекәйләреннән.

   Пианадан кайткач, һәрберсе, әтекәйләренә бер үк сораулар бирделәр. Аңыштылар, ул хәрефләр ат хуҗасының исем һәм фамилиясының беренче хәрефләре икәнлеген.

 

 

   Шулай итеп, озын җәйге көннең киче дә килеп җитте. Бекбулат белән Бекеш очрашып, барлык булган авылдашларына бүгенге очрашуда булган яңалыкларны тиешле килеш аңлатып, ачыклап, сөйләргә булдылар. Бекеш янындагы улына:

-          Акмай! Сук барып,  ә-ә-нә ,үзеңнән улда булган калаконны (колоколны) өч тапкыры, тавышлы гына итеп!

Акмай суккач, кайтып килде дә әтекәе янына:

-          Әтекәй! Нигә шулай миннән суктырдың?

-          Хәзер бу тавышка барлык авылдашлар бирегә җыелырга тиеш. Без барыбыз өчен кирәк булган мәсьәләләрне чишәбез шул җыелышта.

-           Әтекәй! Кабатла тагын бер тапкыры. Ничек әйттең ул сүзне.

-          Калакон. Башка авылларда бәлкем башкалыйча әйтәләрдер.

-          Ә нәрсә ул аңлата?

-          Әйтәләр бит, мәсәлән, “өн (тавыш) бир” диеп. Мин уйлыйм калокон сүзе тора ике кыска сүздән- “колак” һәм “өн” (тавыш). Башкалыйча әйкәндә, аңыштыра “ җыелыгыз, ишетегез” дигән сүзне.  Бу сүз  безнең халыкта үзгәрә-үзгәрә калакон диелгән, күрәсен. Руслар  әйтәләр “колокол” диеп, тик ул сүз дә алынган безнең төрки телдән.

 

   Барча авылдашлар җыелгач, Бекбулат белән Бекеш  бүгенгесе көндә булган, Камкадагы очрашуның кирәкле урыннарына басым ясап, авылдашларына  ситуацияне аңлатып бирделәр. Хатын-кызлар аңыштылар: дошман килә башласа, балалар белән кая яшеренергә. Аларның да берәүләре сорап куйды:

-          Кемнәр соң алар, нугайлар?

Ирләрнең күбесе аларны белсәләрдә, тагын бер тапкыры тыңлаудан баш тартмадылар. Сүзне бирделәр Бекбулатка. Хәтта Бекеш Розбахтеевта бу турыда яхшы белә иде.

 

     Бекбулат:

-          Нугай татарлары, алар  төрки халыкларның бер кабиләләреннән килеп чыкканнар. Чынгысханның гаскәре составында булганнар. Иң беренче башлыклары Нугай булган.  Шуннан бара аларның исемнәре.Аннары, үз-ара  бәхәсләр булгач, сибелешеп утырганнар Каспий һәм Азов диңгезләренең төньяк якларында. Шулай ук Кама, Идель елгалары ярларында да бар.  Алар күчкеле кабиләләр (кочевники). Бер урыннан икенчегә күчеп, мал-туарлары белән йөриләр. Аларның  кайбер кабиләләре киләләр безнең якларга кадәр. Үткән  елларда бу якларга килеп, күп халыкларның тормышына зиян иткәнәр. Халыкларны  әсиргә төшереп, бигрәк тә үсмер балаларны, шулай ук  мал-туарны, алып китә булганнар. Рус хөкемәтенә күп камачаулыйлар. Алар арасында да бар татарлардагы  кебек исемнәр. Тик алар казанлылардан, мишәрләрдән аерым торалар. Сөйләүләре буенча да бездән аерым торалар.

 

Җыелышта башка мәсьәләләр дә тикшерелеп беткәч, күпләре таралышты. Акмай әтисе Бекеш янына килеп, кулыннан тотды да:

-          Әтекәй! Кемнәр көчлерәк? Безме яисә нугайлармы?

-          Без, улым, без. Син туган җирне мин беркемгә дә бирәсе килми. Без барыбыз да шулай уйлый.

-          Ник сез, Уразай абскай белән исәннәшкәндә, бер-берегезгә  “ .....туган” дисез?

-          Якын күреп инде. Син дә, аның малае Айтуган белән шулай әйтергә тиеш.

-          Әтекәй! Айтуганга Уразай абскай сөйләгән, нәрсә ул аңлата Айтуганның исеме. Ә минеке нәрсә аңлата?.

Бекеш аз гына көлемсерәп:

       - Да.....,- диеп сузды, аннан сөйләп китте. -  Без хәзер шундый матур җирләргә килеп урнаштык. Еллар үтеп, без булмагач, алар барда сезнең кулда булыр. Сез саклагыз аларны барча дошманнардан.Сез, балалар  булмасагыз, бу җирләрне кемгә соң калдырыйк? Синең тууны мин бик көттем. Берәү баласына “куяным”, “балыгым”, яисә башкалыйча шундый бер сүз белән эндәшә. Мин, син тугач, сиңа карап, “акмаем” диеп әйттем. Син бу дөньяга тууың белән, минем “йөрәгемә ак май яктың”. Безнең халыкта шундый сүзтезмә бар. Шуның өстенә, син ап-пак майга охшаган идең. Шулай ук, тулы йөзле, зур бала булып тудың. Өстеңдә, бер рәт  ак май сыман нәрсә бар иде.

 

-Ярый, әтекәй, ошанам, ошанам. Син үзең дә шундый. Ә Уразай  абыскай, сез туганнар булсагызда, кара чәчле, тәне дә ачык  кара сыман.

- Ул кадерле күп белмим инде. Күрәсен, нәселебездә шундый кешелэр булганнар.

-Минемдәме балаларым төрле төстә булырлар?

-Бик булуы мөмкин. Булыр, зур буйлысы да, кыскасы да. Безнең күпләребез  хәзер зур буйлы, юан куллылар, кин жилкәлеләр.Сез нинди булсагыз да, булмагыз инде тик   куркучылар, ошанычсызлар, рәхмәтсезләр.

- Нәрсә ул рәхмәтсезлек?

- Шундый кешелэр күрмиләр берәр иптәшенең яхшы эшләрен.Алар сукырлар.

- Әтекәй!  Ник башкалар  сиңа һәм Уразай абскайга эндәшәләр « абыскай» итеп,  ә башкаларга “аскай” итеп ?

-  Безнең  гаиләдә минем бабаем укымышлы дини кеше булган. Анарга «абыз» диеп тә әйтә булганнар. Ә олы  картларны «атакай» диеп йөретәләр иде . Хәзер, бүгенгесе, безнең арада юк картлар, шуңа күрә ул сүзне бөтенләй кулланмыйбыз дисәм дә ярый.

- Әтекәй, шуны да сорыйсым килә.Бүген атларны су эчергәндә, тезгендә күрдем ике хәрефне. Ул нәрсә аңлата?

- Анда безнең исем һәм  фамилияларыбызның беренче хәрефләре куелган. Минекендә “Б”һәм  Р”, ә Уразайныкында- “У” һәм “Р”. Кая гына атым югалса да, ул табылырга тиеш. Мин үз атымны җиде чакырымнан таныйм, ул да- мине.

- Әтекәй! Син каян шул кадәр күп беләсең? Исемнәрне дә, шәһәрләрне дә, елгаларны да, нугайлар турында да, барсында?

- Элек, без беренче урныбызда яшәгәндә, минем әтием Уразбах,  Кавказ якларыннан чыккан, бер Аджай  исемле кумык  белән таныш булган. Минем үземнеңдә исемдә, ул ерак юлдан соң, бездә бер көн кунак булып торды. Әтекәем Уразбах, аны бик хөрмәтләде. Алар озак сөйләделәр дөнья хәлләрен. Мин дә тыңлап тордым. Бик күп белүче кеше иде. Шулай ук , әтиемнең, шундый бер очрашуы булды  Алимжай  Мустафа улы исемле мишәр белән.  Ул да күп белүчеләрдән иде. Ул безнең мишәр халкынын тормыш юлларын бераз яза барган. Күрсәтте язмаларын әтиемә һәм миңа.

 

 

      Вакыт тиз үтте. Бекеш иртәгәсе  көндә нинди  хезмәтләр көтә диеп, Бекбулатка юл алды. Бекбулат ниндидер кәгазь өстендәге схемада  уйланып утыра иде. Бекбулатка планнарын аңлаштыргач,шулай тын гына сөйләшеп торганда, алар ягына таба, таныш булган Инемас  исемле, мокшыларның олылары ат өстендә килә иде. Ул рөхсәт сорап, өйгә керде дә, исәнләште.  Бекеш белән Бекбулат урыннарыннан торып, каршы атлап,  исәннәштеләр.  Күреш,  күрешнең хәлен сораганнан соң:

-          Бекбулат, Бекеш! Мин сезгә килдем бер зур мәсьәлә белән.

-          Тыңлыйбыз,- диеп ике тавыш  бергәрәк әйтелде.

-            Безнең авылдашлар бүгенге сезнең Камкада очрашу нәтиҗәләрен ишетте. Безнең уйлануларыбыз буенча, безгә бу якларда тормыш авыр була башлады. Турыдан туры безгә тимәсәдә, узган 1606 елларда бәрелештән соң, Рус воеводалары бик күп безнең мокша халкын тармар иткән Рус патшасыны каршы чыккан восстание башлыкларын хуплап алган өчен. Шулай ук Арзамас якларындагы безнең мокшы  халкын күп газаплаганнар. Кайсылары, кая качып өлгергән. Бу бер сәбәп...... Бу яклар элек аз гына булсада тынычлырак иде безнең өчен. Дөрес, булды еллар, безнең балаларны, зурларны, мал-туарларыбызны азов, крым, нугайлылар эсиргә төшереп, авылдашларны  алып киткәләделәр.  Ә хәзер бу якларда соңгы корылык еллардан соң безгә  тагын авыр булды. Дөресен әйткәндә,сезнең хәрәкәтегез дә бик камачаулый. Безнең яудан китергән табышыбыз азая бара. Сезнекеләр, күрәсен, аучылар булып туалар. Без  осталар булсак та, без дә атлар берничә генә. Оста яучыларыбыз да инде вафат булып беттеләр. Аннары тагын……Урманнарны сез күп кистегез өйләр эшләр өчен.... Аңышам. Тик хәзер, безнең ул яклардагы морталарыбыздан файда бик аз.Корылык елларда бал аз булганлыктан, без тагын югалтулар күрдек сәүдә эшендә.

-          Без аңышабыз сезне, Инемас. Сезнең Рус воеводалары кулыннан сугышта үлгән якташларыгыз өчен без берни әйтә алмыйбыз. Ә калган үкенечләрегез буенча, -диде дә Бекбулат, барып тартмачыктан (шкатулка) алды кәгазләр:

-          Менә, Инемас, безнең Рус патшасыннан грамотабыз. Монда язган: “В1602г служилым татарам во главе  Бекешом  и Уразаем Розбахтеевыми , выдана царская грамота на земли за рекою Пьяною в мордовских бортных угодьях, что они имеют пользоваться хоромным( строительным) и дровяным лесом, сенными покосами. -Шулай булгач, без, безгә бирелгән рөхсәт белән кулланабыз.

-          Сезгә зур ачулануларыбыз юк. Безнең халык бу җирдән иртәгәсе көннән китмә кели Гагино якларына. Анда да безнең якташлар бар. Урын да инде караштырдык. Тик сезгә, сезнең авылдашларыгызга  бер үтенеч бар.

-          Тыңлыйбыз, игьтибар белән,-диде Бекбулат.

-          Без китсәк тә, монда кала безнең бабаларыбызның каберлекләре. Сез аларны тармар итмәгез. Тотынмагыз.

-          Юк. Борчылмагыз алар өчен. Бездә мөселманнарда кабергә зыян китерү-зур гонаһ..... Әгәр сез китәргә булдыгыз икән, хәерле юл сезгә. Бәлки бездән нинди ярдәм кирәк?

-          Рәхмәт сезгә. Күченер өчен бездә барда бар. Без әзерләр. Яхшы, исән булыгыз!

-          Да, сезгә дә шундый теләкләр,- диде дә Бекеш һәм Бекбулат, кунакны озата чыктылар.

 

Берничә көннән соң, безнең авылдашлар янындагы мокшылылар, төркемнәре белән ташлап киткәннәр үз урыннарын. Басып калган чиркәүләре Хуҗа елгасы янында һәм каберлекләре.

 

 

Нажмите  Опрос по Очерку

 

Нажмите  Гостевая по Очерку

 

Дәвамы Hhh4001.narod.ru 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайт управляется системой uCoz